Кевин Келлехер программалаштыру телләрен чагыштыруның кызыклы бер ысулын тәкъдим итте: аларның һәрберсен ул хәл иткән проблема күзлегеннән тасвирлау. Гаҗәпләндергәне шул: никадәр күп телне һәм никадәр төгәл итеп шушы рәвешле тасвирлап була.
Algol: Ассемблер теле артык түбән дәрәҗәле.
Pascal: Algol'да мәгълүмат типлары җитәрлек түгел.
Modula: Pascal системалы программалаштыру өчен артык зәгыйфь.
Simula: Algol симуляцияләр өчен җитәрлек дәрәҗәдә яхшы түгел.
Smalltalk: Simula'да бар нәрсә дә объект түгел.
Fortran: Ассемблер теле артык түбән дәрәҗәле.
Cobol: Fortran куркыныч.
PL/1: Fortran'да мәгълүмат типлары җитәрлек түгел.
Ada: Гамәлдәге барлык телләрдә дә нәрсәдер җитми.
Basic: Fortran куркыныч.
APL: Fortran массивлар белән эш итү өчен җитәрлек дәрәҗәдә яхшы түгел.
J: APL үзенең аерым символлар җыелмасын таләп итә.
C: Ассемблер теле артык түбән дәрәҗәле.
C++: C артык түбән дәрәҗәле.
Java: C++ — ямаулык. Ә Microsoft безне изеп ташларга җыена.
C#: Java Sun контроле астында тора.
Lisp: Тьюринг машиналары — исәпләүләрне тасвирлау өчен уңайсыз ысул.
Scheme: MacLisp — ямаулык.
T: Scheme'да китапханәләр юк.
Common Lisp: Lisp'ның диалектлары артык күп.
Dylan: Scheme'да китапханәләр юк, ә Lisp синтаксисы куркыныч.
Perl: Shell-скриптлар/awk/sed программалаштыру телләренә җитәрлек дәрәҗәдә охшамаган.
Python: Perl — ямаулык.
Ruby: Perl — ямаулык, ә Lisp синтаксисы куркыныч.
Prolog: Программалаштыру логикага җитәрлек дәрәҗәдә охшамаган.