Әгәр Lisp шулкадәр шәп булса, нигә соң аны күбрәк кеше кулланмый? Күптән түгел генә чыгыш ясаганда тамашачылар арасыннан бер студент миңа бу сорауны бирде. Һәм беренче тапкыр гына да түгел.
Телләрдә дә, башка күп кенә нәрсәләрдә кебек үк, популярлык белән сыйфат арасында бәйләнеш әллә ни зур түгел. Нигә Джон Гришэм (King of Torts сату буенча 44-нче урында) Джейн Остинга караганда күбрәк сатыла (Pride and Prejudice сату буенча 6191-нче урында)? Хәтта Гришэм үзе дә яхшырак язучы булганга күрә дип әйтер микән?
Менә Pride and Prejudice романының беренче җөмләсе:
Һәркемгә мәгълүм булган бер хакыйкать бар: саллы гына байлыгы булган буйдак ир-ат һичшиксез хатынга мохтаҗ.
«Һәркемгә мәгълүм булган бер хакыйкать бар»? Мәхәббәт романының беренче җөмләсе өчен бик катлаулы сүзләр.
Джейн Остин кебек үк, Lisp та авыр булып күренә. Аның синтаксисы, яки синтаксисның бөтенләй булмавы, аны күпчелек кеше күнеккән телләргә һич тә ошамаган итә. Lisp телләрен өйрәнгәнче, мин дә аннан курка идем. Күптән түгел 1983 елгы дәфтәремә тап булдым, анда түбәндәгечә язган булганмын:
Lisp телен өйрәнергә кирәктер, мөгаен, ләкин ул шулкадәр ят булып тоела.
Бәхеткә, ул вакытта миңа 19 яшь иде һәм мин яңа нәрсәләр өйрәнүгә әллә ни каршы килми идем. Мин шулкадәр надан идем ки, теләсә нәрсәне өйрәнү диярлек яңа әйберләрне өйрәнүне аңлата иде.
Lisp-тан курыккан кешеләр аны кулланмау өчен башка сәбәпләр уйлап табалар. C теле төп тел булган чактагы стандарт сылтау — Lisp артык әкрен дигән сүз иде. Хәзер исә, Lisp диалектлары иң тиз телләр арасында булгач, бу сылтау юкка чыкты. Хәзерге стандарт сылтау ачыктан-ачык тавтологиягә корылган: башка телләр популяррак, имеш.
(Мондый фикер йөртүдән сак булыгыз. Бу сезне Windows-ка китереп җиткерәчәк.)
Популярлык һәрвакыт үз-үзен тергезеп тора, ләкин программалаштыру телләрендә бу аеруча шулай. Популяр телләр өчен күбрәк китапханәләр языла, бу исә аларны тагын да популяррак итә. Программаларга еш кына булган программалар белән бергә эшләргә туры килә, һәм алар бер үк телдә язылган булса, бу җиңелрәк, шуңа күрә телләр программадан программага вирус кебек тарала. Җитәкчеләр дә популяр телләргә өстенлек бирә, чөнки бу аларга эшләүчеләрне җиңелрәк алыштырырга мөмкинлек биреп, алар өстеннән зуррак йогынты ясарга ярдәм итә.
Дөресен генә әйткәндә, әгәр программалаштыру телләренең барысы да азмы-күпме бертигез булса, иң популярларыннан башка телләрне куллануның мәгънәсе бик аз булыр иде. Ләкин алар бөтенләй дә тигез түгел, хәтта якын да түгел. Һәм нәкъ менә шуңа күрә әзрәк популяр телләр, Джейн Остин романнары кебек үк, яшәп калуларын дәвам итәләр. Башкаларның барысы да Джон Гришэмның соңгы романын укыганда, аның урынына Джейн Остинны укучы берничә кеше һәрвакыт табылачак.