(Мин бу чыгышны югары сыйныф укучылары өчен язган идем. Ләкин аны сөйләргә насыйп булмады, чөнки мәктәп җитәкчелеге мине чакыру планын кире какты.)
Мин өлкән сыйныфлар каршында чыгыш ясаячагымны әйткәч, дусларым кызыксынып куйды. Сез аларга нәрсә әйтерсез? Шулчак мин алардан: мәктәптә укыганда сезгә нинди сүзләрне ишетү җитмәде, дип сорадым. Аларның җаваплары бер-берсенә гаҗәеп дәрәҗәдә охшаш булып чыкты. Шуңа күрә мин сезгә безнең барыбыз да кайчандыр ишетергә теләгән нәрсәләр турында сөйләргә булдым.
Башта мин мәктәптә укыганда бөтенләй белергә мәҗбүр булмаган нәрсәдән башлыйм: тормышта ни белән шөгыльләнәчәгегезне төгәл белүдән. Кешеләр сездән гел моны сорый, һәм сез моңа әзер җавабыгыз булырга тиеш дип уйлыйсыз. Ләкин өлкәннәр моны башлыча сүз башлар өчен генә сорый. Алар сезнең нинди кеше икәнегезне белергә тели, һәм бу сорау — бары тик сезне сөйләштереп җибәрү өчен генә. Алар моны диңгез чигендәге кысланың нишләвен күрү өчен аны таяк белән төрткән кебек сорыйлар.
Мин яңадан мәктәпкә кайтсам һәм кемдер минем планнарым турында сораса, иң беренче бурычым — нинди мөмкинлекләр барлыгын белү, дияр идем. Гомерлек һөнәрегезне сайларга ашыгырга кирәкми. Сезгә иң элек нәрсә яратканыгызны ачыкларга кирәк. Үз эшегездә яхшы булу өчен, үзегезгә ошаган нәрсә белән шөгыльләнергә тиешсез.
Нәрсә яратканыңны билгеләүдән дә җиңелрәк нәрсә юк кебек тоелырга мөмкин, ләкин бу бик кыен булып чыга, чөнки күпчелек һөнәрләр турында төгәл күзаллау алу җиңел түгел. Табиб булу — телевизордан күрсәтелгәнчә түгел. Бәхеткә, сез хастаханәләрдә волонтер булып, чын табибларны күзәтә аласыз. [1]
Ләкин сез бөтенләй белә алмый торган бүтән һөнәрләр дә бар, чөнки әлегә алар белән беркем дә шөгыльләнми. Соңгы ун елда мин башкарган эшләрнең күбесе мин мәктәптә укыганда бөтенләй юк иде. Дөнья тиз үзгәрә, һәм аның үзгәрү тизлеге үзе дә көннән-көн тизләнә. Мондый дөньяда төгәл, үзгәрми торган планнарга ия булу — иң яхшы фикер түгел.
Шулай да һәр май саен ил буенча спикерлар бер үк стандарт чыгарылыш чыгышын башлыйлар, аның төп мәгънәсе: хыялларыгыздан баш тартмагыз. Аларның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлыйм, ләкин бу — бик уңышсыз формулировка, чөнки ул иртә ясалган ниндидер планга бәйле булырга тиешсез дигәнне аңлата. Компьютер дөньясында моның махсус атамасы бар: вакытыннан алда оптимизацияләү (premature optimization). Һәм бу һәлакәт белән бер мәгънәдә тора. Бу спикерларга гади генә итеп: «Беркайчан да бирешмәгез», — дисәләр, яхшырак булыр иде.
Алар чынлыкта: «Күңелсезлеккә бирелмәгез», — димәкче. Бүтәннәр булдыра алганны мин булдыра алмыйм дип уйламагыз. Һәм мин сезнең үз мөмкинлекләрегезне киметеп бәяләмәскә тиешлегегез белән килешәм. Зур казанышларга ирешкән кешеләр бүтән гадәти булмаган бер нәсел кебек тоела. Күпчелек биографияләр бу ялгыш карашны арттырып кына күрсәтә, чөнки биографлар каһарманнарына табынуга төшәләр, һәм хикәянең ничек тәмамлануын белгәнгә күрә, геройның тормышы бары тик язмыш эше, ниндидер тумыштан килгән даһилыкның чагылышы булып тоелсын өчен сюжетны матурлап язалар. Чынлыкта, әгәр сезнең сыйныфта уналты яшьлек Шекспир яки Эйнштейн укыса, алар тәэсирле булыр иде, ләкин бүтән дусларыгыздан бөтенләй үк аерылып тормас иде, дип уйлыйм.
Бу бик уңайсыз уй. Әгәр алар нәкъ безнең кебек булса, димәк, аларга бу уңышка ирешү өчен бик нык эшләргә туры килгән. Һәм менә ни өчен без даһилыкка ышанырга яратабыз: ул безгә ялкау булу өчен аклану бирә. Әгәр бу кешеләр үз эшләрен ниндидер тылсымлы Шекспирлык яки Эйнштейнлык аркасында гына башкара алган икән, без дә шундый яхшы нәтиҗә ясый алмасак, без гаепле түгел.
Мин даһилык бөтенләй юк дип әйтмим. Ләкин ике теория арасында сайларга туры килсә һәм шуларның берсе ялкаулыкны акласа, икенчесе, мөгаен, дөресрәктер.
Шулай итеп, без стандарт чыгарылыш чыгышын «хыялларыгыздан баш тартмагыз»дан «кемдер булдыра алса, сез дә булдыра аласыз»га кадәр кыскарттык. Ләкин аны тагын да ныграк кыскартырга кирәк. Табигый сәләтләр арасында ниндидер аерма бар. Күпчелек кеше аның ролен арттырып бәяли, ләкин ул барыбер бар. Әгәр мин дүрт фут буйлы, NBA-да уйнарга хыялланган егет белән сөйләшсәм, «чын күңелдән тырышсаң, бөтен нәрсәне эшли аласың» дип әйтү бик мәгънәсез булыр иде. [2]
Безгә стандарт чыгарылыш чыгышын болай итеп үзгәртергә кирәк: «сезнең сәләтләрегез булган башка кеше булдыра алса, сез дә булдыра аласыз; һәм үз сәләтләрегезне түбән бәяләмәгез». Ләкин еш кына була торганча, дөреслеккә якынайган саен, җөмләгез катлаулырак һәм болганчыграк була бара. Без матур, төгәл (ләкин ялган) шигарне алдык та пычрак күлләвек кебек болгаттык. Аңардан яхшы чыгыш чыкмый инде. Иң начары — ул сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген бүтән әйтми. Сезнең сәләтләрегез булган кеше? Ә сезнең нинди сәләтләрегез бар соң?
Җилгә каршы
Минемчә, чишелеш — кире юнәлештә эшләү. Максаттан артка карап эшләгәнче, өметле хәлләрдән алга таба хәрәкәт итегез. Чынлыкта иң уңышлы кешеләрнең күбесе шулай эшли дә.
Чыгарылыш чыгышы алымында сез егерме елдан соң кайда булырга теләгәнегезне билгелисез, ә аннары: анда ирешү өчен хәзер нәрсә эшләргә тиешмен, дип сорыйсыз. Мин моның урынына киләчәккә бернинди мәҗбүри йөкләмәләр алмаска, ә бары тик хәзерге вакытта булган вариантларга карарга һәм соңыннан сезгә иң өметле мөмкинлекләр бирә торганнарын сайларга тәкъдим итәм.
Вакытыгызны бушка уздырмасагыз, нәкъ нәрсә өстендә эшләвегез ул кадәр үк мөһим түгел. Сездә кызыксыну уяткан һәм мөмкинлекләрегезне арттырган нәрсәләр белән шөгыльләнегез, ә кайсысын сайлаячагыгыз турында соңрак кайгыртырсыз.
Әйтик, сез көллиятнең беренче курсында укыйсыз һәм төп белгечлек итеп математиканы яки икътисадны сайларга уйлыйсыз. Математика сезгә күбрәк юл ачачак: математикадан соң теләсә кайсы тармакка кереп китеп була. Математиканы сайласагыз, икътисад буенча магистратурага яки аспирантурага керү җиңел булачак, ә икътисадны сайласагыз, математика буенча аспирантурага керү бик кыен булачак.
Планерда очу — моның өчен яхшы чагыштыру. Планерның моторы булмаганлыктан, сез җилгә каршы очканда бик күп биеклекне югалтмыйча бара алмыйсыз. Әгәр утыру өчен уңайлы урыннардан җил уңаена бик ерак китсәгез, сезнең мөмкинлекләрегез куркыныч дәрәҗәдә тарая. Гадәттә, сез җилгә каршы, өстәрәк калырга телисез. Шуңа күрә мин «хыялларыгыздан баш тартмагыз» урынына шуны тәкъдим итәм: җилгә каршы калыгыз.
Ләкин моны ничек эшләргә? Хәтта математика икътисадтан өстенрәк булса да, югары сыйныф укучысы буларак сез моны каян белергә тиеш?
Сез моны белмисез, һәм менә нәкъ шуны ачыкларга кирәк. Акыллы кешеләрне һәм катлаулы мәсьәләләрне эзләгез. Акыллы кешеләр бергә җыелырга омтыла, һәм әгәр сез шундый төркемне тапсагыз, аларга кушылу, мөгаен, файдалы булыр. Ләкин аларны табу җиңел түгел, чөнки тирә-якта ялган һәм күрсәткечләр күп.
Яңа килгән студентка университетның барлык факультетлары бертигез булып күренә. Профессорларның барысы да гаҗәеп дәрәҗәдә интеллектуаль булып тоела һәм читтәге кешеләр өчен аңлаешсыз фәнни мәкаләләр бастыра. Ләкин кайбер тармакларда мәкаләләр катлаулы фикерләргә бай булганга аңлаешсыз булса, башкаларында исә алар, киресенчә, мөһим нәрсә турында сөйләгән сыман күренер өчен махсус аңлаешсыз итеп языла. Бу шомлы фикер булып тоелырга мөмкин, ләкин ул Social Text журналы белән бәйле мәшһүр вакыйга вакытында эксперименталь рәвештә расланды. Әдәбият теоретиклары чыгарган хезмәтләрнең еш кына бары тик акыллы яңгырашлы буш сүзләр булуына шикләнеп, бер физик галим махсус шундый акыллы буш сүзләрдән торган мәкалә язган һәм аны әдәби теория журналына җибәргән, һәм алар аны бастырып чыгарганнар.
Иң яхшы саклану чарасы — һәрвакыт катлаулы мәсьәләләр өстендә эшләү. Романнар язу — авыр. Романнар уку — авыр түгел. «Авыр» дигән сүз борчылуны аңлата: әгәр сез ясаган нәрсә начар килеп чыгар дип яки өйрәнә торган нәрсәне аңлый алмам дип борчылмыйсыз икән, димәк, ул җитәрлек дәрәҗәдә авыр түгел. Көтү сызлануы, билгесезлек булырга тиеш.
Сез: бу дөньяга карата бик караңгы караш бит, дип уйларга мөмкинсез. Димәк, сезгә борчылырга кирәк, дип әйтәмме? Әйе, ләкин бу ишетелгән кебек үк яман түгел. Борчуларны җиңеп чыгу зур рухи күтәренкелек бирә. Алтын медаль отучылардан да бәхетлерәк йөзләрне сирәк күрерсез. Аларның ни өчен шулкадәр бәхетле булуын беләсезме? Чөнки аларның иңнәреннән зур йөк төшә.
Мин бәхетле булуның бердәнбер юлы бу дип әйтмим. Бары тик борчылуларның кайбер төрләре ишетелгән кебек үк яман түгел, дим.
Омтылыш
Гәмәлдә, «җилгә каршы калу» дигән сүз «катлаулы мәсьәләләр өстендә эшләү» дигәнгә кайтып кала. Һәм сез моны бүген үк башлый аласыз. Мәктәптә укыганда мин шуны аңлаган булсамчы.
Күпчелек кеше үз эшендә яхшы булырга ярата. Чынбарлык дип аталган дөньяда бу ихтыяҗ — көчле бер этәргеч. Ләкин өлкән сыйныф укучылары моннан сирәк файдалана, чөнки аларга ясалма эш бирелә. Мин мәктәптә укыганда, үз эшемне мәктәп укучысы булу дип уйлап ялгыштым. Һәм шулай итеп, үз эшемдә яхшы булу ихтыяҗын мәктәптә яхшы билгеләргә генә уку белән канәгатьләндердем.
Әгәр сез миннән мәктәп елларында өлкәннәр белән укучылар арасында нинди аерма бар дип сорасагыз, мин өлкәннәр үзләренә акча эшләргә тиеш дияр идем. Ялгыш. Чын аерма — өлкәннәрнең үзләре өчен җаваплылык алуында. Акча эшләү — моның кечкенә бер өлеше генә. Үзең өчен интеллектуаль җаваплылык алу күпкә мөһимрәк.
Әгәр миңа мәктәпне яңадан үтәргә туры килсә, мин аңа вакытлы, көндәлек эш (day job) кебек карар идем. Мин мәктәптә начар укыр идем димим. Нәрсәгәдер көндәлек эш дип карау аны начар башкаруны аңлатмый. Бу үзеңнең кем икәнеңне шул эш белән генә бәйләмәүне аңлата. Димәк, официант булып көн күргән музыкант үзен официант дип санамаган кебек, мин дә үземне мәктәп укучысы дип кенә күрмәс идем. [3] Һәм көндәлек эшемнән бушагач, чын эш белән шөгыльләнергә тырышыр идем.
Кешеләрдән мәктәп турында иң нык үкенгән нәрсәләре хакында сорагач, аларның барысы да диярлек бер үк нәрсәне әйтә: шулкадәр күп вакытны бушка әрәм итүләрен. Әгәр сез хәзерге вакытта киләчәктә иң үкенәчәк нәрсәгез турында уйлансагыз, мөгаен, бу нәкъ менә шул булыр. [4]
Кайберәүләр моны котылгысыз диләр — имеш, өлкән сыйныф укучылары әле берни дә булдыра алмый. Ләкин мин моның дөреслегенә ышанмыйм. Һәм моның дәлиле — сезнең эчегез пошу. Сез сигез яшьтә булганда эчегез пошмагандыр. Сигез яшегездә «урамда бушка йөрү» урынына ул «уйнау» дип атала, ләкин асылда бу бер үк нәрсә. Һәм миңа сигез яшь булганда, мин сирәк күңелсезләнә идем. Миңа арткы ишегалды һәм тагын берничә бала бирсәң, мин көне буе уйный алыр идем.
Урта һәм өлкән сыйныфларда моның кызыгы бетүенең сәбәбе — хәзер мин моны аңлыйм — мин башка нәрсәгә әзер идем. Балачак искергән иде инде.
Мин дусларыгыз белән аралашмагыз, бернинди хис-тойгысыз эшләп кенә торучы кечкенә роботларга әйләнегез димим. Дуслар белән бергә вакыт үткәрү — шоколадлы торт кебек. Әгәр сез аны һәрвакыт ашап тормасагыз, ул сезгә күбрәк рәхәтлек бирә; һәр ашауда торт кына ашасагыз — бөтенләй башка. Шоколадлы тортны никадәр яратсагыз да, өченче тапкыр ашаганнан соң күңелегез болгана башлар. Мәктәптә кеше тойган шомлы сагыш та — нәкъ менә шул: күңел болгануы. [5]
Сез: безгә яхшы билгеләр алудан да күбрәкне эшләргә кирәк бит, дип уйлый аласыз. Безгә сыйныфтан тыш шөгыльләр кирәк. Ләкин аларның күбесенең никадәр ялган икәнен үзегез дә яхшы беләсез. Хәйрия оешмасына акча җыю — мактауга лаек эш, ләкин ул катлаулы түгел. Бу ниндидер чын казанышка ирешү түгел. Чын нәтиҗә дигәндә, мин яхшы язарга өйрәнүне, яки компьютер программалаштыруны, яисә индустриягә кадәрге җәмгыятьләрдә тормышның чынлыкта нинди булганын аңлауны, яки кеше йөзен натурадан ясарга өйрәнүне күздә тотам. Мондый нәрсәләр көллияткә гариза язганда бер юллык сыйфат булып бик сирәк эләгә.
Бозылу
Тормышыгызны көллияткә керү тирәсендә кору — куркыныч нәрсә, чөнки көллияткә керү өчен сез тәэсир итәргә тиешле кешеләр бик үк тирән фикерле түгел. Күпчелек көллиятләрдә сезнең кабул ителү-ителмәвегезне профессорлар түгел, ә кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре хәл итә, ә алар бөтенләй акыллы түгел. Алар — интеллектуаль дөньяның сержантлары. Алар сезнең никадәр акыллы икәнегезне аңлый алмый. Моның дәлиле — әзерлек мәктәпләренең (prep schools) булуы үзе генә дә җитә.
Балаларының уку йортына керү мөмкинлекләрен арттырмаса, бик аз ата-аналар мондый мәктәп өчен шулкадәр күп акча түләр иде. Әзерлек мәктәпләре моның үзләренең төп максатларының берсе булуын ачыктан-ачык әйтә. Ләкин бу турыда тирәнрәк уйласагыз, бу аларның кабул итү процессын алдый (hack итә) алуларын аңлата: алар шул ук баланы алып, җирле гади дәүләт мәктәбенә йөргәнгә караганда күпкә кызыклырак кандидат итеп күрсәтә алалар. [6]
Хәзерге вакытта сезнең күбегез тормыштагы үз бурычыгызны — көллият өчен өметле кандидат булу дип саный. Ләкин бу сез үз тормышыгызны шулкадәр мәгънәсез процесс таләпләренә яраклаштырасыз дигән сүз, хәтта аны алдау өчен бөтен бер индустрия барлыкка килгән. Циникка әйләнүегезгә гаҗәпләнәсе дә юк. Сез тойган сагыш — реалити-шоу продюсеры яки тәмәке индустриясе җитәкчесе тойган хис белән бертигез. Һәм сезгә хәтта моның өчен күп акча да түләмиләр.
Алайса нәрсә эшләргә? Сез эшләргә тиеш булмаган нәрсә — фетнә күтәрү, каршы чыгу. Мин шулай эшләдем һәм бу зур хата иде. Безнең белән чынлыкта нәрсә барганын төгәл аңламасам да, зур бер ялганның исен сиздем. Һәм мин кул селтәдем. Дөнья начар корылган икән, тырышып торуның ни мәгънәсе бар?
Укытучыларыбызның берсе дәрескә Cliff's Notes кулланмасын куллануын белгәч, бу гадәти күренеш кебек тоелды. Мондый сыйныфта яхшы билге алу берни аңлатмый иде, әлбәттә.
Үткәннәргә караганда, бу бик акылсыз хәл иде. Бу футбол матчында кагыйдә бозуга очраган һәм: «Сез кагыйдәне боздыгыз, бу дөрес түгел», — дип, ачуланып кырдан чыгып киткән уенчыга охшаган иде. Кагыйдә бозулар була тора. Кагыйдә бозылганда, тынычлыкны югалтмаска кирәк. Уйнавыгызны дәвам итегез.
Сезне бу хәлгә куеп, җәмгыять сезгә карата кагыйдәне бозды. Әйе, сез шикләнгәнчә, дәресләрдә өйрәнгән нәрсәләрнең күбесе — чүп-чар. Һәм әйе, сез сизенгәнчә, көллияткә кабул итү процессы — нигездә күз буяу. Ләкин күпчелек кагыйдә бозулар кебек, бусы да ниятләмичә эшләнгән. [7] Шуңа күрә уйнагыз, дәвам итегез.
Буйсынмау, фетнә күтәрү — буйсыну кебек үк акылсыз нәрсә. Ике очракта да сез кем булуыгызны аларның әйткәннәренә карап билгелисез. Иң яхшы план, минемчә, перпендикуляр (ортогональ) юлга басу. Алар әйткәнне генә эшләмәгез, ләкин бөтен нәрсәдән кискен баш та тартмагыз. Моның урынына мәктәпкә көндәлек эш дип карагыз. Көндәлек эшләр арасында ул шактый әйбәт. Көндезге 3-тә сез ирекле, һәм анда булганда да үзегезнең шәхси эшләрегез белән шөгыльләнә аласыз.
Кызыксынучанлык
Ә сезнең чын эшегез нинди булырга тиеш? Әгәр сез Моцарт булмасагыз, сезнең беренче бурычыгыз — нәкъ менә шуны ачыклау. Нинди бөек нәрсәләр өстендә эшләргә була? Бай хыяллы кешеләр кайда? Һәм иң мөһиме — сез үзегез нәрсә белән кызыксынасыз? «Сәләт» сүзе еш кына ялгыш аңлашыла, чөнки ул тумыштан килгән нәрсәне күз алдында тота. Иң көчле сәләт — ниндидер сорау белән бөтен күңелеңне биреп кызыксыну, ә мондый кызыксыну еш кына вакыт узу белән тәрбияләнә.
Бу фикернең бозылган варианты хәзерге популяр мәдәнияткә «дәрт» (passion) исеме белән үтеп керде. Күптән түгел мин официантлар эзләү турында белдерү күрдем, анда «хезмәт күрсәтүгә карата дәрте» булган кешеләр кирәк диелгән иде. Чын сәләтне өстәлләргә хезмәт итүгә карата кулланып булмый. Һәм «дәрт» — моның өчен бик уңышсыз сүз. Яхшырак исем — кызыксынучанлык булыр иде.
Балалар кызыксынучан була, ләкин мин әйтә торган кызыксынучанлык балаларныкыннан бөтенләй башка. Балаларның кызыксынучанлыгы киң һәм сай була; алар һәрнәрсә турында теләсә ничек «нигә?» дип сорыйлар. Күпчелек олыларда бу кызыксынучанлык бөтенләй корый. Корырга да тиеш: һәрвакыт һәм һәрнәрсә турында «нигә?» дип сорап торсагыз, бер эш тә башкара алмыйсыз. Ләкин омтылышлы, зур максатлы олыларда ул корымый, ә тар һәм тирән була бара. Сай сулы сазлык тирән коега әверелә.
Кызыксынучанлык эшне уенга әйләндерә. Эйнштейн өчен чагыштырмалылык теориясе имтихан өчен өйрәнергә тиешле катлаулы китап түгел иде. Бу ул чишәргә тырышкан зур сер иде. Шуңа күрә аны уйлап табу, мөгаен, аның өчен хәзер дәрестә аны ятлаучы кешегә караганда да җиңелрәк тоелгандыр.
Мәктәп сезгә бирә торган иң куркыныч ялгыш карашларның берсе — бөек эшләр башкару өчен зур дисциплина кирәк дигән фикер. Күпчелек фәннәр шулкадәр кызыксыз укытыла ки, сез бары тик үзегезне мәҗбүр итеп, кыйнап кына аларны өйрәнә аласыз. Шуңа күрә көллияттә укый башлагач, мин Витгенштейнның үз-үзен тота белү сәләте бөтенләй булмавы, беркайчан да үзенә бернәрсәдән, хәтта бер чынаяк каһвәдән дә баш тарта алмавы турындагы сүзләрен укыгач, бик нык гаҗәпләндем.
Хәзер мин бөек эшләр башкаручы берничә кешене беләм, һәм аларның барысында да шул ук хәл. Аларда үз-үзләрен тоту бик түбән. Алар барысы да эшне соңга калдыручылар һәм үзләрен кызыксындырмаган нәрсәне эшләргә бөтенләй мәҗбүр итә алмыйлар. Берсе дүрт ел элек узган туеннан соң рәхмәт хатларының үз өлешен әле булса җибәрмәгән. Икенчесенең электрон почтасында 26 000 укылмаган хат ята.
Мин үз-үзеңне тоту бөтенләй кирәк түгел димим. Сезгә йөгерергә чыгу өчен никадәр кирәк булса, шулкадәр кирәктер, мөгаен. Мин еш кына йөгерергә чыгарга теләмим, ләкин чыга башласам, моңардан ләззәт табам. Әгәр берничә көн йөгерми торсам, үземне начар хис итәм. Бөек эшләр башкаручылар белән дә нәкъ шулай. Алар эшләмәсәләр үзләрен начар хис итәчәкләрен беләләр, һәм аларның эш өстәле артына утырып эш башларлык кына сабырлыклары бар. Ләкин алар башлагач та, кызыксыну үз кулына ала, һәм дисциплина бүтән кирәк булмый.
Сез Шекспирны тешләрен кысып, тырышып «Бөек Әдәбият» язарга омтылган дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, юк. Ул ләззәтләнеп эшләгән. Менә ни өчен ул шундый оста.
Әгәр яхшы эш башкарырга теләсәгез, сезгә өметле бер сорауга карата зур кызыксынучанлык кирәк. Эйнштейн өчен хәлиткеч мизгел Максвелл тигезләмәләренә карап: «Монда нинди хәлләр бара соң?» — дип сораган чак булган.
Нәтиҗәле сорауны табу өчен еллар кирәк булырга мөмкин, чөнки теге яки бу өлкәнең асылда нәрсә турында икәнен аңлау өчен еллар таләп ителә. Бер ачык мисал итеп математиканы алыйк. Күпчелек кеше математиканы яратмыйм дип уйлый, ләкин мәктәптә «математика» исеме астында башкарыла торган күңелсез нәрсәләр математикларның чын эшенә бөтенләй охшамаган.
Бөек математик Г. Х. Харди да мәктәптә математиканы яратмавын әйткән. Ул аны башка укучыларга караганда яхшырак булдырганга гына укыган. Бары тик соңрак кына ул математиканың кызыклы булуын аңлаган — бары тик соңрак кына ул сорауларга дөрес җавап биреп кенә калмыйча, үзе сораулар бирә башлаган.
Бер дустым мәктәп өчен инша язарга туры килгәнгә зарланганда, әнисе аңа: «Аны кызыклы итүнең юлын тап», — дия иде. Менә сезгә нәрсә эшләргә кирәк: дөньяны кызыклы итә торган сорау табыгыз. Бөек эшләр башкаручылар башкалар күргән дөньяга ук карыйлар, ләкин гаҗәеп серле булган берәр сәер детальне күреп алалар.
Һәм бу интеллектуаль мәсьәләләргә генә кагылмый. Генри Фордның бөек соравы: ни өчен машиналар затлы әйбер булырга тиеш? Әгәр аларга көндәлек куллану товары кебек карасаң, нәрсә булыр иде? Франц Беккенбауэрның соравы исә: ни өчен һәркем үз урынында гына калырга тиеш? Нигә сакчылар да туп кертә алмый?
Хәзер
Әгәр бөек сораулар табу өчен еллар кирәк икән, хәзер, уналты яшьтә нәрсә эшләргә? Аны табу өстендә эшләгез. Бөек сораулар кинәт кенә тумый. Алар сезнең башыгызда әкренләп формалаша. Һәм аларны тәҗрибә формалаштыра. Димәк, бөек сораулар табуның юлы — аларны махсус эзләү түгел; йөреп: «Мин нинди бөек ачыш ясармын икән?» — дип уйлану түгел. Сез моңа җавап бирә алмыйсыз; җавап бирә алсагыз, сез аны ясаган булыр идегез инде.
Зур идеянең башыгызга килүенең юлы — зур идеяләр артыннан куу түгел, ә үзегезне кызыксындырган эшкә күп вакыт багышлау, һәм шул процесста башыгызда зур фикер оялый алырлык ачык акыл саклау. Эйнштейн, Форд һәм Беккенбауэр — барысы да шушы рецептны кулланган. Алар үз эшләрен пианист төймәләрне белгән кебек яхшы белгән. Шуңа күрә берәр нәрсә дөрес булмаганда, алар моны күрерлек ышанычка ия булганнар.
Ничек һәм нәрсәгә вакыт бүләргә? Кызыклы тоелган бер проектны гына сайлагыз: материалның бер өлешен үзләштерүме, берәр нәрсә ясаумы, яки ниндидер сорауга җавап табумы. Бер айдан да азрак вакыт алачак проектны сайлагыз һәм аны тәмамларлык мөмкинлекләрегез булсын. Сезне үстерә торган катлаулы эш эшләгез, ләкин артык авыр булмасын, бигрәк тә башта. Әгәр ике проект арасында сайласагыз, кайсысы кызыграк тоелса, шунысын алыгыз. Берсе килеп чыкмаса, икенчесен башлагыз. Эчке яну двигателе кебек процесс үз-үзен тәэмин иткәнче һәм һәр проект чираттагысын тудырганчы кабатлагыз. (Бу берничә ел алырга мөмкин.)
Әгәр ул сезне кысса яки мәҗбүри эш кебек тоелса, проектны «мәктәп өчен» эшләмәү хәерлерәк булырга мөмкин. Теләсәгез, дусларыгызны җәлеп итегез, ләкин күп түгел һәм алар тотрыксыз, җаваплылыксыз булмаса гына. Дуслар рухи ярдәм күрсәтә (бик аз стартаплар бер кеше тарафыннан гына башлана), ләкин яшеренлекнең дә өстенлекләре бар. Яшерен проектта ниндидер күңелле нәрсә бар. Һәм сез күбрәк тәвәккәллек итә аласыз, чөнки уңышсызлыкка очрасагыз да, моны беркем дә белмәячәк.
Әгәр проект сез ирешергә тиеш булган ниндидер максат юлында тормаса, борчылмагыз. Юллар сез уйлаганнан да ныграк борылырга мөмкин. Шуңа күрә юл проекттан үзе үссен. Иң мөһиме — аның белән рухлану, чөнки кеше эшләп өйрәнә.
Ямьсез тоелган мотивларны да читкә какмагыз. Иң көчле этәргечләрнең берсе — ниндидер өлкәдә башкаларга караганда яхшырак булу теләге. Харди үзен нәкъ менә шул башлап җибәргәнен әйтте, һәм минемчә, аның бердәнбер гадәти булмаган сыйфаты — моны тануында иде. Тагын бер көчле этәргеч — эшләргә яки белергә тиеш булмаган нәрсәләрне эшләү яки белү теләге. Моңа бик якын булган тагын бер нәрсә — кыю, батыр эш кылу теләге. Уналты яшьлекләр романнар язарга тиеш түгел кебек. Шуңа күрә сез тырышып карасагыз, ирешкән һәр нәтиҗәгез сезнең файдага була; хәтта бөтенләй уңышсызлыкка очрасагыз да, сез көтелгәннән начаррак эшләмәячәксез. [8]
Начар үрнәкләрдән сакланыгыз. Бигрәк тә алар ялкаулыкны аклаганда. Мин мәктәптә укыганда, танылган язучыларның әсәрләренә охшатып «экзистенциаль» хикәяләр яза идем. Минем хикәяләрдә сюжет әллә ни юк иде, ләкин алар бик «тирән» иде. Һәм аларны язу кызыклы хикәяләр язуга караганда җиңелрәк иде. Мин моның куркыныч билге булуын аңларга тиеш идем. Чынлыкта, үз хикәяләрем үземә дә күңелсез тоела иде; мине бары тик танылган язучылар кебек җитди, интеллектуаль нәрсәләр язу фикере генә рухландырды.
Хәзер мин шул танылган язучыларның чынлыкта бик начар язучылар булганын аңларлык дәрәҗәдә тәҗрибәгә ия. Күп кенә танылган кешеләр шундый; кыска вакытлы перспективада кеше эшенең сыйфаты аның дан-шөһрәтенең кечкенә бер өлешен генә тәшкил итә. Мин үземне шәп итеп күрсәтү турында азрак кайгыртырга һәм бары тик үземә ошаган эш белән шөгыльләнергә тиеш идем. Чынлыкта, шәп булуның чын юлы нәкъ менә шунда.
Күп кенә проектларның төп нигезе, хәтта үзе генә дә аерым бер проект булган нәрсә — яхшы китаплар табу. Күпчелек китаплар начар. Дәреслекләрнең барысы да диярлек начар. [9] Шуңа күрә теге яки бу фәнне кулыгызга иң беренче килеп эләккән китаптан өйрәнергә кирәк дип уйламагыз. Яхшы китапларның аз гына санын үзегез актив эзләргә тиешсез.
Иң мөһиме — торып, эшкә керешү. Сезне өйрәткәннәрен көтеп утырганчы, үзегез барып өйрәнегез.
Тормышыгызны кабул итү комиссиясе әгъзалары билгеләргә тиеш түгел. Аны сезнең үз кызыксынучанлыгыгыз билгели ала. Барлык омтылышлы өлкәннәрдә шулай. Һәм сезгә башлау өчен көтәргә кирәкми. Чынлыкта, олы кеше булганчы да көтәргә кирәкми. Билгеле бер яшькә җиткәч яки ниндидер уку йортын тәмамлагач кына сезнең эчегездә тылсымлы рәвештә кабына торган бернинди сүндергеч юк. Тормышыгыз өчен җаваплылык алырга карар кылган көннән сез олы кеше була башлыйсыз. Моны теләсә кайсы яшьтә эшләргә була. [10]
Бу буш сүз кебек тоелырга мөмкин. Мин бит балигъ та түгел, дип уйлый аласыз, акчам юк, өйдә яшәргә мәҗбүрмен, көне буе өлкәннәр әйткәнне эшләргә тиешмен. Ләкин күпчелек олылар да нәкъ шундый ук авыр чикләүләр шартларында яши һәм шулай да зур эшләргә ирешә. Әгәр бала булу чикләүләр белән бәйле дип уйласагыз, балаларыгыз булуын күз алдына китерегез.
Өлкәннәр белән мәктәп укучылары арасындагы бердәнбер чын аерма шунда: өлкәннәр эшне башкарып чыгарга кирәклеген аңлый, ә мәктәп балалары юк. Бу аңлау күпчелек кешегә якынча 23 яшьтә килә. Ләкин мин сезгә бу серне алданрак ачам. Шуңа күрә эшкә керешегез. бәлки, сез мәктәп елларыннан иң зур үкенече бушка әрәм ителгән вакыт булмаган беренче буын булырсыз.
Искәрмәләр
[1] Табиб булып эшләүче дустым хәтта моның да дөрес булмаган караш бирә алуын кисәтә: «Аның шулкадәр күп вакыт алачагын, еллар буе укыганда мөстәкыйльлекнең никадәр аз булачагын һәм пейджер йөртүнең ни дәрәҗәдә йдәрткеч икәнен кем белгән дисең?»
[2] Аның өчен иң яхшы вариант диктатор булу һәм NBA-ны аны уйнарга мәҗбүр итү булыр иде, мөгаен. Әлегә бу нәтиҗәгә иң якын килгәне — Хезмәт министры.
[3] Көндәлек эш (day job) — ул сез үзегез чын күңелдән теләгән эшне башкара алсын өчен, мәсәлән, музыка төркемендә уйнау яки чагыштырмалылык теориясен ачу өчен, чыгымнарны түләргә дип сайлаган эш.
Мәктәпкә көндәлек эш кебек карау кайбер укучыларга яхшы билгеләр алуны да җиңеләйтергә мөмкин. Әгәр дәресләрегезгә уен кебек карасагыз, алар мәгънәсез булып тоелса да, күңелегез төшмәячәк.
Дәресләрегез никадәр начар булмасын, яхшы көллияткә яки университетка керер өчен алардан яхшы билгеләр алырга кирәк. Һәм моны эшләргә чыннан да кыйммәт, чөнки бүгенге көндә акыллы кешеләрнең күбесе нәкъ менә югары уку йортларында тупланган.
[4] Икенче иң зур үкенеч — мөһим булмаган нәрсәләрне артык якын алу. Һәм аеруча башкаларның үзләре турында нәрсә уйлавына артык нык игътибар итү булган.
Миңа калса, соңгы очракта алар чынлыкта очраклы кешеләрнең фикере турында борчылуны күз уңында тота. Олылар да башкаларның үзләре турында нәрсә уйлавына шулкадәр үк игътибар итә, ләкин алар ул башка кешеләрне сайлап алырга сәләтлерәк.
Минем фикерләре үзем өчен мөһим булган утызлап дустым бар, ә калган дөньяның фикере миңа диярлек кагылмый. Мәктәптәге проблема шул: сезнең яшьтәшләрегезне аларның зирәклегенә хөрмәт буенча үзегез түгел, ә яшь һәм географик очраклылык сезнең өчен сайлаган.
[5] Вакытны әрәм итүнең төп сере — игътибарны читкә юнәлтү. Чит нәрсәләргә чәчелмичә генә калганда, миегез өчен аның бернәрсә белән дә шөгыльләнмәве артык ачык күренә, һәм сез үзегезне уңайсыз хис итә башлыйсыз. Игътибарны читкә юнәлтүче нәрсәләргә никадәр бәйле булуыгызны беләсегез килсә, мондый тәҗрибә ясап карагыз: ял көннәрендә берникадәр вакыт бүлеп куегыз һәм ялгыз утырып уйланыгыз. Уйларыгызны язып барыр өчен дәфтәр алырга ярый, ләкин башка бернәрсә дә булмаска тиеш: дуслар да, телевизор да, музыка да, телефон да, мессенджер да, электрон почта да, интернет та, уеннар да, китаплар да, гәҗитләр дә, журналлар да юк. Бер сәгать эчендә күпчелек кеше игътибарын читкә юнәлтү өчен көчле сусау тоячак.
[6] Мин әзерлек мәктәпләренең бердәнбер функциясе — кабул итү комиссиясе хезмәткәрләрен алдау дип әйтмәкче түгелмен. Алар, гадәттә, яхшырак белем дә бирә. Ләкин мондый уйлау тәҗрибәсен сынап карагыз: фараз итик, әзерлек мәктәпләре шул ук өстен белемне бирә, ләкин көллияткә керүгә кечкенә генә (0,001) тискәре йогынты ясый, ди. Ничә ата-ана балаларын анда барыбер җибәрер иде икән?
Әзерлек мәктәпләренә йөргән балалар, күбрәк белем алганга күрә, көллият өчен чыннан да яхшырак кандидатлар дип бәхәсләшергә дә мөмкин. Ләкин бу эмпирик яктан дөрес түгел кебек. Хәтта иң яхшы мәктәптә өйрәнгән нәрсәләрегез дә көллияттә өйрәнәчәкләрегез белән чагыштырганда түгәрәкләү хатасы гына булып кала. Гади дәүләт мәктәбе укучылары көллияткә аз гына калышып килә, ләкин икенче курста ук алга чыга башлыйлар.
(Мин дәүләт мәктәбе укучылары әзерлек мәктәбен тәмамлаучыларга караганда акыллырак дип әйтмим, алар теләсә кайсы аерым көллият кысаларында гына шундый, дим. Әгәр сез әзерлек мәктәпләре балаларның укырга керү мөмкинлекләрен арттыра дигән фикер белән килешсәгез, бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга.)
[7] Нигә җәмгыять сезнең тормышны боза? Нигездә, битарафлык аркасында. Мәктәпне яхшы булырга мәҗбүр итүче бернинди дә тышкы көчләр юк. Һава хәрәкәтен контрольдә тоту системасы эшли, чөнки югыйсә самолетлар һәлакәткә очрар иде. Бизнес үз эшен сыйфатлы башкарырга тиеш, чөнки югыйсә көндәшләре аларның клиентларын тартып алыр иде. Ләкин сезнең мәктәбегез яраксыз булса, бернинди дә самолет ватылмый, һәм аның бернинди көндәшләре дә юк. Мәктәп явыз түгел; ул очраклы; ә очраклы булу — үзе шактый начар нәрсә.
[8] Һәм, әлбәттә, акча бар. Мәктәптә ул зур фактор түгел, чөнки сез кемгәдер кирәкле булган күп нәрсә эшли алмыйсыз. Ләкин бик күп бөек нәрсәләр, нигездә, акча эшләү өчен барлыкка китерелгән. Сэмюэл Джонсон: «акылсызлардан кала беркем дә акчадан башка нәрсә өчен язмаган», — дигән. (Күпләр аның моны арттырып әйтүенә өметләнә.)
[9] Хәтта көллият дәреслекләре дә начар. Көллияткә эләккәч, сез дәреслекләрнең (сирәк кенә искиткеч чыгармалардан тыш) үзләре тасвирлаган өлкәдәге әйдәп баручы галимнәр тарафыннан язылмавын күрерсез. Көллият дәреслекләрен язу — күңелсез эш, һәм аны күбесенчә акчага мохтаҗ кешеләр башкара. Бу күңелсез, чөнки нәшриятлар артык зур контроль тота, ә сезнең нәрсә эшләгәнегезне аңламаган кешенең кырыс күзәтүе астында булудан да яманрак нәрсәләр бик аз. Бу күренеш урта мәктәп дәреслекләрен чыгаруда тагын да яманрак булса кирәк.
[10] Укытучыларыгыз сезгә һәрвакыт өлкәннәр кебек тотыгыз дип әйтә. Әгәр сез чыннан да шулай эшли башласагыз, бу аларга ошар иде микән? Бәлки, сез тавышлы һәм оеша алмагансыздыр, ләкин өлкәннәр белән чагыштырганда сез бик юаш. Әгәр сез чыннан да үзегезне өлкәннәр кебек тота башласагыз, бу сезнең гәүдәләрегезгә бер төркем олы кешеләрне урнаштырып куйган кебек булыр иде. Берәр ФБР агентының, таксистның яки репортерның бәдрәфкә барырга рөхсәт сорарга тиешлеген һәм берьюлы бер генә кеше чыга алуын ишеткәч нинди реакция күрсәтәчәген күз алдына китерегез. Сезгә өйрәтә торган нәрсәләр турында әйтмим дә. Әгәр бер төркем чын өлкәннәр кинәт мәктәптә ябылып калса, алар иң элек һөнәр берлеге төзер һәм җитәкчелек белән барлык кагыйдәләрне яңадан килештерер иде.
Әлеге язманың караламаларын укыганнары өчен Ингрид Бассеттка, Тревор Блэквеллга, Рич Дрейвска, Дэн Гиффинга, Сара Харлинга, Джессика Ливингстонга, Джеки Макдоноуга, Роберт Морриска, Марк Ницбергка, Лиза Рэндаллга һәм Аарон Шварцка, шулай ук минем белән урта мәктәп турында фикер алышкан башка күп кенә кешеләргә рәхмәтемне белдерәм.