Берничә көн элек, мәктәптән кайтканда, тугыз яшьлек улым өйгә кайтып үз хикәясен дәвам итеп язарга түземсезлек белән ашыгуын әйтте. Бу мине аның авызыннан ишеткән һәрнәрсә кебек үк чиксез куандырды — үз хикәясе өчен янып торганга гына түгел, ә менә шундый эшләү рәвешен ачканы өчен. Үзеңнең проектың өстендә эшләү гади эштән тимераякта шууның җәяү йөрүдән аерылып торган кебек аерыла. Бу күпкә күңеллерәк, әмма шул ук вакытта күпкә нәтиҗәлерәк тә.
Бөек эшләрнең нинди өлеше нәкъ менә шушы мәгънәдә тимераякта шуучы кешеләр тарафыннан башкарылган икән? Барысы да булмаса да, һичшиксез, бик зур өлеше.
Үзеңнең проектың өстендә эшләүдә ниндидер үзенчәлекле нәрсә бар. Син бәхетлерәк дип төгәл әйтмәс идем. Дөресрәк сүз — илһамланган, яисә бөтен күңелен биргән булыр иде. Эшләр яхшы барганда син бәхетле, әмма еш кына алар алай бармый. Эссе язганда, мин күпчелек вакытта борчылам һәм аптырашта калам: эссе начар килеп чыгар дип борчылам, һәм үземә җитәрлек дәрәҗәдә ачык күренмәгән ниндидер фикерне капшап эзләгәнлектән аптырашта калам. Аны сүзләр белән төгәл тасвирлый алырмынмы? Ахыр чиктә, җитәрлек вакыт бирһәм, гадәттә булдыра алам, әмма беркайчан да ныклы ышаныч булмый; башлангыч омтылышлар еш кына барып чыкмый.
Эшләр уңышлы килеп чыкканда син бәхет мизгелләрен кичерәсең, әмма алар озакка бармый, чөнки алда инде чираттагы мәсьәлә тора. Ни өчен соң бөтенләй моның белән шөгыльләнергә? Чөнки бу рәвештә эшләргә яратучы кешеләр өчен бүтән бернәрсә дә шулхәтле табигый тоелмый. Син үзеңне нәкъ үзенең табигый мохитендәге, үзе яратылган нәрсәне башкаручы җанвар кебек хис итәсең — бәлки һәрвакыт бәхетле булмасаң да, уянган һәм тере килеш.
Күп кенә балалар үз проектлары өстендә эшләү дулкынлануын татый. Иң авыры — моны үскәч башкара торган эшең белән яраштыру. Ә безнең гадәтләребез моны тагын да катлауландыра. Без «уйнау» һәм «хобби»ны «эш»тән сыйфат ягыннан аерылып тора дип саныйбыз. Агачта өйчек салучы балага аннан архитектурага яки инженериягә туры (озын булса да) юл баруы аңлашылмый. Һәм без шул юлны күрсәтү урынына, балалар эшләгән нәрсәне чын эштән аерып карап, аны яшереп куябыз. [1]
Балаларга аларның агач өйчекләре үскәч башкарачак эш юлында торырга мөмкин дип әйтү урынына, без аларга юл мәктәп аша уза дип әйтәбез. Ә кызганычка каршы, мәктәп эшләре үзеңнең проектларың өстендә эшләүдән бик нык аерылып торырга омтыла. Ул гадәттә проект та түгел, үзеңнеке дә түгел. Шуңа күрә, мәктәп җитдирәкләнә барган саен, үз проектларың өстендә эшләү, бөтенләй исән калса, читтә калган нечкә бер җеп булып кына саклана.
Бөтен югары сыйныф укучыларының агач өйчекләр төзүдән йөз чөереп, ниндидер имтихан тапшыру өчен Дарвин яки Ньютон турында тырышып ятлап сыйныфта утыруларын күрү бераз моңсу, ә бит Дарвин һәм Ньютонны таныткан эш, асылда, имтиханнарга әзерләнүгә караганда агач өйчекләр төзү рухына якынрак иде.
Балаларымның яхшы билгеләр алуы һәм үзләренең зур максатлы проектлары өстендә эшләве арасында сайларга туры килсә, мин проектларны сайлар идем. Бу мин йомшак күңелле ата-ана булганга түгел, ә икенче якта булганым һәм кайсысының киләчәкне яхшырак алдан күрсәтүен белгәнгә күрә. Y Combinator өчен стартаплар сайлаганда, миңа гариза бирүчеләрнең билгеләре мөһим түгел иде. Әмма алар үз проектлары өстендә эшләгән булсалар, мин алар турында барысын да ишетергә тели идем. [2]
Мәктәпнең нәкъ шундый булуы котылгысыздыр да. Мин аны яңадан төзергә тиешбез димим (төзү кирәк түгел дип тә әйтмим), фәкать аның эшкә булган карашыбызга нинди йогынты ясавын аңларга тиешбез — ул безне тырышып тартучы авыр хезмәткә юнәлтә, моның өчен еш кына көндәшлекне җим итеп куллана, һәм тимераякта шуудан ераклаштыра.
Кайвакыт мәктәп эше дә үзеңнең проектыңа әверелгән мизгелләр була. Мин реферат язарга тиеш булган саен, ул минем үз проектыма әверелә иде — инглиз теле дәресләреннән тыш, чөнки инглиз теле дәресләрендә язарга кушылган нәрсәләр шундый ялган иде. Ә көллияткә кереп, компьютер фәннәре (CS) дәресләрен ала башлагач, мин язарга тиеш булган программалар минем үз проектларыма әверелде. Мин язганда яки программалаштырганда гадәттә тимераякта шуа идем, һәм бу шул вакыттан бирле шулай кала бирә.
Шулай итеп, үзеңнең проектларыңның чиге кайда соң? Бу кызыклы сорау, бер яктан аның җавабы бик катлаулы булганга, икенче яктан күп нәрсә хәл ителгәнгә күрә. Эшнең «үзеңнеке» булуының ике мәгънәсе ачыклана: 1) син аны кемдер кушканга гына түгел, үз теләгең белән эшлисең, һәм 2) син аны берүзең эшлисең.
Беренчесенең чиге бик кискен. Үз эшләре турында чын күңелдән кайгыртучы кешеләр үзең тарту белән сине этеп җибәрү арасындагы аерманы гадәттә бик нечкә сизәләр, һәм эш я берсенә, я икенчесенә карарга омтыла. Әмма сынау сиңа нидер эшләргә кушу-кушмауда гына түгел. Сиңа кушылган нәрсәне дә син үзең сайлап эшли аласың. Хәтта аны кушкан кешегә караганда да күпкә тирәнрәк үзләштерергә мөмкинсең.
Мәсәлән, математикадан өй эше күпчелек кеше өчен кушылган бер нәрсә. Ә менә математик булган әтием өчен ул алай түгел иде. Безнең күбебез математика дәреслегендәге мәсьәләләргә һәр бүлектә аңлатылган материал буенча белемне тикшерү яки үстерү чарасы дип карый. Әтием өчен исә мәсьәләләр иң мөһим өлеш иде, ә текст нибары ниндидер аңлатма кебек иде. Яңа математика китабы алган саен, бу аның өчен бер башваткыч бүләк иткән кебек була иде: чишәсе яңа мәсьәләләр җыелмасы бар, һәм ул шунда ук аларның барысын да чишәргә керешә иде.
Проектның үзеңнеке булуының икенче мәгънәсе — аның өстендә берүзең эшләү — күпкә йомшаграк чиккә ия. Ул акрынлап хезмәттәшлеккә күчә. Һәм кызыгы шул, ул хезмәттәшлеккә ике төрле юл белән күчә. Бергә эшләүнең бер юлы — бердәм проектны уртаклашу. Мәсәлән, ике математик үзләре арасындагы сөйләшү барышында формалаша торган теорема исбатлавы өстендә бергә эшләгәндә. Икенче юлы — берничә кеше үзләренең аерым проектлары өстендә эшләп, аларны пазл кебек бергә яраштырганда. Мәсәлән, бер кеше китапның текстын язганда, икенчесе графигын проектлаганда. [3]
Хезмәттәшлекнең бу ике юлын, әлбәттә, берләштерергә дә була. Әмма тиешле шартларда, зур оешмадагы буталчык эш агымында эреп юкка чыкканчы, үз проектың өстендә эшләү дулкынлануын шактый озак сакларга мөмкин. Чыннан да, уңышлы оешмалар тарихы — ул өлешчә шул дулкынлануны саклап калу алымнары тарихы да. [4]
Башлангыч Macintosh комьютерын ясаган такым бу күренешнең бик шәп мисалы иде. Баррелл Смит (Burrell Smith), Энди Герцфельд (Andy Hertzfeld), Билл Аткинсон (Bill Atkinson) һәм Сьюзан Кэр (Susan Kare) кебек шәхесләр боерыкларны гына үтәп утырмадылар. Алар Стив Джобс бәргән теннис туплары түгел, ә Стив Джобс очырган ракеталар иде. Алар арасында хезмәттәшлек зур иде, әмма аларның һәрберсе үз проектлары өстендә эшләү дулкынлануын үзенчә шәхсән тойган сыман.
Энди Герцфельд Macintosh турындагы китабында аларның кичке аштан соң офисга кире кайтып, төн уртасына кадәр эшләгәннәрен тасвирлый. Үзләрен рухландырган проект өстендә эшләү ләззәтен беркайчан да татып карамаган кешеләр мондый озак сәгатьләр буе эшләүне хезмәт коллыгындагы яки «тирләү цехларындагы» эш белән бутыйлар, әмма алар капма-каршы полюсларда тора. Менә ни өчен «эш/тормыш тигезлеге»нә сукырларча таләпчәнлек күрсәтү хата санала. Чыннан да, «эш/тормыш» дигән гыйбарәнең үзе хатаны гәүдәләндерә: ул эш белән тормышны бер-берсеннән аерым дип фаразлый. «Эш» дигән сүз үзлегеннән тырышып тартуны күз алдында тоткан кешеләр өчен алар шулай. Әмма тимераякта шуучылар өчен эш белән тормыш арасындагы мөнәсәбәтне сызыкча (слэш) белән түгел, сызык (дефис) белән билгеләү яхшырак булыр иде. Мин бөтен тормышымны үз эченә алмый торган бернинди эш өстендә дә эшләргә теләмәс идем.
Әлбәттә, Macintosh кебек нәрсәне эшләгәндә мондый дәрәҗәдәге дәрткә ирешү җиңелрәк. Ниндидер яңа нәрсәне үз проектың кебек тою бик җиңел. Программалаучыларның яңадан язуны таләп итмәгән нәрсәне кабаттан язуга һәм инде булган нәрсәләрнең үз юрамаларын ясауга омтылуларының бер сәбәбе дә нәкъ менә шунда. Бу кайвакыт җитәкчеләрне куркуга сала, һәм басылган билгеләрнең гомуми саны белән үлчәгәндә, бу сирәк кенә иң кулай карар була. Әмма ул һәрвакытта да тәкәбберлектән яки белмәүдән генә килеп чыкмый. Кодны нульдән язу күпкә күбрәк канәгатьлек бирә — яхшы программалаучы, билгеләрнең коточкыч әрәм ителүенә карамастан, ахыр чиктә ота торган дәрәҗәдә күбрәк канәгатьлек бирә. Чыннан да, мондый яңадан язуны хуплавы капитализмның өстенлекләреннән берседер, бәлки. Ниндидер эшне башкару өчен программа тәэминатына мохтаҗ булган ширкәт икенче ширкәттә шул ук эш өчен язылган программаны куллана алмый, һәм үзенекесен язарга мәҗбүр була, ә ул еш кына яхшырак килеп чыга. [5]
Тимераякта шуу белән яңа проблемаларны чишү арасындагы табигый ярашу — стартаплардан килгән керемнең шулкадәр югары булу сәбәпләренең берсе. Чишелмәгән проблемаларның базар бәясе югарырак кына түгел, алар өстендә эшләгәндә сез эш җитештерүчәнлегендә ташламага да ия буласыз. Дөресен әйткәндә, сез җитештерүчәнлекне икеләтә арттырасыз: яңа ак бит тутырганда тимераякта шуучыларны туплау җиңелрәк, һәм алар бөтен вакытларын тимераякта шууга сарыф итә алалар.
Стив Джобс Стив Вознякны күзәтеп, тимераякта шуучылар турында күп нәрсәне аңлаган иде. Әгәр сез кирәкле кешеләрне таба алсагыз, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген иң югары дәрәҗәдә генә әйтергә кирәк. Тәфсиллеген алар үзләре башкарып чыгар. Дөресен әйткәндә, алар моны таләп итәчәк. Проект үзеңнеке булып тоелсын өчен, җитәрлек автономиягә ия булырга тиешсең. Син заказ буенча эшли алмыйсың, яисә бюрократия аркасында акрыная алмыйсың.
Автономияне тәэмин итүнең бер юлы — бөтенләй түрәсез (начальниксыз) булу. Моның ике юлы бар: үзең хуҗа булу яисә төп эштән тыш проектлар өстендә эшләү. Финанс ягыннан капма-каршы полюсларда булсалар да, стартаплар белән ачык кодлы проектларның уртак яклары бик күп, шул исәптән аларны еш кына тимераякта шуучылар җитәкли. Һәм чыннан да, масштабның бер башыннан икенче башына күчү юлы (wormhole) бар: стартап идеяләрен табуның иң яхшы юлларының берсе — фәкать күңел ачу өчен генә берәр проект өстендә эшләү.
Әгәр сезнең проектларыгыз акча китерә торган төрдән булса, алар өстендә эшләү җиңел. Акча китермәгәндә исә кыенрак. Һәм иң авыр өлеше, гадәттә — рухи халәт. Менә монда олыларга балаларга караганда кыенрак. Балалар вакытны әрәм итүләре турында яки башка агач өйчекләр белән чагыштырганда нинди булуы турында борчылмыйча гына эшкә чумалар һәм үз өйчекләрен төзиләр. Һәм дөресен әйткәндә, монда без балалардан күп нәрсәгә өйрәнә алыр идек. Күпчелек олыларның «чын» эшкә куйган югары таләпләре һәрвакытта да файдабызга эшләми.
Үзеңнең проектыңда иң мөһим этабы — башы: син «х»ны эшләү яхшы булыр иде дигән уйдан чыгып, чынлап та «х»ны башкаруга күчкән мизгел. Һәм бу ноктада югары таләпләр файдасыз гына түгел, ә ачыктан-ачык зыянлы да. Бик күп яңа проектлар башлаган кешеләр аз, әмма уңышсызлыктан куркып, башлаган булсалар уңышка ирешерлек проектларны башламый калган кешеләр күпкә күбрәк, дип уйлыйм.
Әмма бала чакта агач өйчекләребезнең олылар проектларына юл салганын белмәгән булсак та, һичмагый олылар буларак проектларыбызның агач өйчекләргә кадәр сузылган юлда торганын белүдән файда таба алабыз. Ниндидер яңа нәрсәне башлаганда бала чактагы шул кагыйдәсез, җиңел үз-үзеңә ышанычны хәтерлисезме? Аны кире кайтару бик зур көч бирер иде.
Олыгайгач мондый ышанычны саклап калу кыенрак булса да, без, һичшиксез, нәрсә эшләгәнебезне яхшырак аңларга омтылабыз. Балалар, башларына нәрсә килгәнен чак кына аңлап, бер төрле эштән икенчесенә ыргылалар яки аларны куып йөртәләр. Ә без төрле эш төрләре турында күбрәк беләбез һәм кайсысын эшләвебезне яхшырак контрольдә тота алабыз. Иң яхшысы — ике дөньяның да яхшы якларын алу: үз проектларыбыз өстендә эшләүне сайлауда аңлы булу һәм яңаларын башлап җибәргәндә баладай җиңел ышаныч белән эш итү.
Искәрмәләр
[1] «Хобби» — кызыклы сүз. Хәзер ул чын эш булмаган — аның буенча сине хөкем итми торган — эшне аңлата, әмма башта ул киң мәгънәдәге бер мавыгуны гына аңлаткан (мәсәлән, хәтта сәяси фикерне), баланың уенчык атка атланып йөрүе кебек метафорик мәгънәдә кулланылган. Аның соңгы, тарырак мәгънәсенең яхшы яккамы, начар яккамы үзгәргәнен әйтү кыен. Әлбәттә, ялган уңай нәтиҗәләр күп — башта бары тик хобби дип читкә кагылган, әмма ахыр чиктә мөһим булып чыккан проектлар бик күп. Әмма икенче яктан, бу төшенчә башлангыч, «ябык үрдәк баласы» фазасындагы проектлар өчен кыйммәтле яклау бирә.
[2] «Юлбарыс аналар» (һәм аталар), күп кенә ата-аналар кебек үк, үткән сугыш белән көрәшәләр. Билгеләр элек, уңышка ирешү юлы билгеләнгән баскычтан менгәндә дипломнар һәм таныклыклар туплау булган чорда мөһимрәк иде. Әмма аларның тактикасының билгеләргә юнәлтелүе яхшырак та әле. Алар проектлар территориясенә бәреп кереп, балаларны мәҗбүр итеп, бу эш төренә карата нәфрәт уятсалар, нинди аяныч булыр иде. Билгеләр — ул болай да салкын, ясалма дөнья, һәм ата-аналарның кысылуыннан бик үк зыян күрми, ә үз проектларың өстендә эшләү — бик тиз зарарланырга мөмкин булган күпкә нечкәрәк, шәхси нәрсә.
[3] Үз проектларың өстендә эшләү белән башкалар белән бергә хезмәттәшлек итү арасындагы катлаулы, шома чик — «ялгыз даһи» төшенчәсе турында шулкадәр бәхәсләрнең бер сәбәбе. Гамәлдә кешеләр төрлечә хезмәттәшлек итәләр (яки итмиләр), әмма ялгыз даһи төшенчәсе һич тә уйдырма түгел. Анда билгеле бер эш рәвеше белән бәйле хакыйкать орлыгы бар.
[4] Хезмәттәшлек тә бик кодрәтле. Иң кулай оешма хезмәттәшлек белән шәхси хуҗалык хисен бер-берсенә иң аз зыян китерерлек итеп берләштерер иде. Кызыгы шунда, ширкәтләр белән университет бүлекләре бу идеаль халәткә капма-каршы яклардан якынлашалар: ширкәтләр хезмәттәшлекне таләп итәләр, һәм кайвакыт тимераякта шуучыларны эшкә алып, аларга шуарга да ирек бирә алалар; университет бүлекләре исә мөстәкыйль тикшеренүләр алып бару сәләтен таләп итәләр (бу гадәт буенча тимераякта шуу дип бәяләнә, чынлыкта шулай булса да, булмаса да), ә алар яллаган кешеләр үзләре теләгәнчә хезмәттәшлек итәләр.
[5] Әгәр берәр ширкәт үзенең программа тәэминатын яңа килгән иң яхшы программалаучыларга һәрвакыт чиста бит бирерлек итеп проектлый алса, ул үзенә хас мәңгелек яшьлеккә ия булыр иде. Бу мөмкин булмаслык нәрсә түгелдер. Әгәр сездә җитәрлек дәрәҗәдә ачык кагыйдәләре булган уенны билгеләүче программа үзәге булса, аерым программалаучылар үзләренең шәхси уенчыларын яза алырлар иде.
Моның караламаларын укыганнары өчен Тревор Блэквеллга (Trevor Blackwell), Пол Бакхайтка (Paul Buchheit), Энди Герцфельдга (Andy Hertzfeld), Джессика Ливингстонга (Jessica Livingston) һәм Питер Норвигка (Peter Norvig) рәхмәтемне белдерәм.