Балачакта мин укыган фәнни фантастика китапларында укуны еш кына белем алуның нәтиҗәлерәк ысулы белән алыштыралар иде. Серле "тасмалар" мәгълүматны, санакка программа йөкләнгән кебек, кешенең баш миенә йөкли иде.
Мондый нәрсә тиз арада чынбарлыкка ашар дип уйламыйм. Укуны алмаштырырлык нәрсә ясау авыр булганга гына түгел, ә хәтта мондый нәрсә барлыкка килсә дә, ул барыбер җитәрлек булмаячак. Нәрсә турындадыр уку сезгә шул нәрсә турында гына өйрәтми; ул сезне шулай ук язарга да өйрәтә. [1]
Моның әһәмияте булыр идеме? Әгәр без укуны алыштырсак, кемгәдер яхшы яза белү кирәк булыр идеме?
Моның әһәмияте шунда: язу — фикерләрне җиткерү ысулы гына түгел, ә аларны тудыру ысулы да.
Яхшы язучы башта уйлап, аннары стенограмма кебек кенә үз уйларын кәгазьгә төшерми. Яхшы язучы язу барышында һәрвакыт диярлек яңа ачышлар ясый. Һәм мин белгәнчә, мондый ачышларны башка бернәрсә дә алыштыра алмый. Үз фикерләреңне башкалар белән уртаклашу — аларны үстерү өчен яхшы ысул. Ләкин моны эшләгәннән соң да, язарга утыргач, барыбер яңа нәрсәләр тапканыгызны күрерсез. Бары тик язу аша гына мөмкин булган фикерләү төре бар.
Әлбәттә, язмыйча гына да фикер йөртеп була торган тармаклар бар. Проблеманы артык тирәнтен өйрәнү таләп ителмәсә, аны язмыйча да хәл итеп була. Әгәр ике механизм кисәгенең ничек тоташырга тиешлеге турында уйласагыз, бу турыда язу зур ярдәм итмәскә дә мөмкин. Проблеманы формаль рәвештә тасвирлап булганда, аны кайвакыт баш эчендә генә дә чишеп була. Ләкин сезгә катлаулы, төгәл билгеләнмәгән мәсьәләне чишәргә кирәк булса, бу хакта язу һәрвакыт диярлек файда китерәчәк. Димәк, яхшы яза белмәгән кеше андый проблемаларны чишкәндә һәрвакыт диярлек оттырышлы хәлдә калачак.
Яхшы язмыйча яхшы уйлап булмый, ә яхшы укымыйча яхшы язарга өйрәнеп булмый. Һәм мин соңгы "яхшы" сүзен ике мәгънәдә дә кулланам: сез укый белергә һәм яхшы нәрсәләр укырга тиешсез. [2]
бары мәгълүмат кына алырга теләүчеләр моның башка юлларын табарлар да. Ләкин үз фикерләренә ия булырга теләүчеләр моны үзләренә рөхсәт итә алмый.
Искәрмәләр
[1] Аудиокитаплар сезгә яхшы язу үрнәкләрен бирә ала, ләкин аларның укылганын тыңлау сезне, үзлегегездән уку кебек үк дәрәҗәдә, язарга өйрәтми.
[2] "Укый белү" дигәндә мин укуның механикасын күз уңында тотмыйм. Биттән сүзләрне танудан бигрәк, сүзләрдән мәгънәне чыгара белү мөһимрәк.