Күптән түгел Hacker News кулланучысы мине уйланырга мәҗбүр иткән бер фикер калдырды:
Хакерлар мәдәниятендә миңа беркайчан да ошамаган нәрсә бу усаллык, әшәкелек иде. ... Кешеләрнең ни өчен нәкъ шулай тролльләнүен һич кенә дә аңламыйм.
Соңгы бер-ике ел эчендә мин тролльләр проблемасы турында күп уйландым. Бу иске проблема, форумнар кебек үк иске, ләкин без аның сәбәпләре нәрсәдә икәнен һәм аларны ничек чишәргә кирәклеген хәзер генә аңлый башлыйбыз.
«Тролль» сүзенең ике мәгънәсе бар. Баштагы мәгънәсендә ул форумда бәхәсле сүзләр әйтеп, махсус рәвештә низаг чыгаручы кешене, гадәттә читтән килгән берәүне аңлата иде. [1] Мәсәлән, ниндидер программалаштыру телен кулланмаган кеше шул телне кулланучылар форумына кереп, аның турында кимсетүле фикерләр яза һәм кешеләрнең кармакка капканнарын читтән карап ләззәтләнә ала иде. Бу төр троллинг шаярту, әйтик, кешеләр тулы бүлмәгә ярканат очырып җибәрү кебек нәрсә иде.
Аннары бу билгеләмә форумнарда, белепме-белмичәме, үзен әшәке тоткан барлык кешеләргә карата кулланыла башлады. Хәзер кешеләр тролльләр турында сөйләгәндә, гадәттә, сүзнең менә шушы киңрәк мәгънәсен күздә тота. Тарихи күзлектән караганда бу беркадәр дөрес булмаса да, икенче яктан караганда төгәлрәк, чөнки кеше үзен әшәке тоткан чакта, аның моны никадәр аңлы рәвештә эшләве хәтта үзенә дә һәрвакыт аңлашылып бетми. Бу, мөгаен, әшәке кешене билгели торган төп сыйфатларның берседер.
Минемчә, киң мәгънәдәге троллингның дүрт сәбәбе бар. Иң мөһиме ара ераклыгы (дистанция). Кешеләр аноним форумнарда беркайчан да күзгә-күз карап әйтергә батырчылык итмәячәк сүзләрне әйтәләр; нәкъ шулай ук машина йөрткәндә дә, җәяүле булганда беркайчан эшләмәячәк нәрсәләрне мәсәлән, башкаларның артына терәлеп бару, аларга кычкырту яки юлларын кисү кебек кыланышларны кылалар.
Троллинг компьютерларга кагылышлы форумнарда аеруча начар төс ала, һәм минемчә, бу анда җыелган кешеләрнең тибына бәйле. Аларның күбесенә (шул исәптән миңа да) кешеләр белән аралашуга караганда абстракт фикерләр белән эш итү уңайлырак. Хакерлар хәтта күзгә-күз очрашканда да кырыс булырга мөмкин. Аларны аноним форумга урнаштырсагыз, проблема тагын да начарлана.
Троллингның өченче сәбәбе компетентсызлык. Берәр нәрсә белән килешмәгәндә, нәкъ нәрсә белән килешмәвеңне аңлау һәм аңлатып бирүгә караганда, «син булдыра алмыйсың» дип әйтү күпкә җиңелрәк. Бу очракта сине беркем дә кире кага да алмый. Бу җәһәттән троллинг граффитига бик охшаган. Граффити амбицияләр һәм сәләтсезлек киселешендә туа: кешеләр дөньяда үз эзләрен калдырырга телиләр, ләкин моны туры мәгънәсендә стенага эз ясаудан башка берничек тә эшли алмыйлар. [2]
Соңгы сәбәп форумның мәдәнияте. Тролльләр балалар кебек (күбесе чыннан да балалар булып чыга): аларга нәрсәгә рөхсәт ителәчәген тоемлауларына карап, алар төрлечә тәртип күрсәтергә сәләтле. Тәрбиясезлеккә түзелмәгән урында күпчелек кеше әдәпле була ала. Әмма моның киресе дә дөрес.
Тролльләр өчен үзенә күрә бер Грешем законы бар: уйлана белгән кешеләр күп булган форумда тролльләр рәхәтләнеп утыра, ә менә акыллы кешеләр тролльләр тулган форумда утырырга теләми. Димәк, троллинг бер тамыр җәйсә, ул өстенлек итүче мәдәнияткә әверелергә омтыла. Мин Slashdot һәм Digg сайтларындагы фикерләрне укый башлаганда, бу хәл анда инде булган иде, ләкин Reddit белән моның ничек булганын үз күзләрем белән күрдем.
News.YC, башка нәрсәләр арасында, мондый язмыштан котылып калып буламы-юкмы икәнен карау өчен бер эксперимент булып тора. Сайтның кагыйдәләре кешеләрдән күзгә-күз карап әйтмәсләр иде булган сүзләрне язмауларын ачыктан-ачык сорый. Әгәр кемдер дорфалана башласа, башка кулланучылар эшкә кушыла һәм аны туктарга өнди. Ә кешеләр махсус тролльләнә башласа, без аларны аяусыз рәвештә банлыйбыз.
Техник үзгәрешләр дә ярдәм итә ала. Reddit-та фикерләрегезгә бирелгән тавышлар кармагызга тәэсир итми, ә News.YC-та тәэсир итә. Кешеләр әшәке фикер язганнан соң, башкалар алдында абруйларының юкка чыгуын күрү аларга чыннан да тәэсир итә кебек. Еш кына кулланучылар кабат уйлана һәм андый фикерләрен бетерәләр.
Бу хәл кешеләргә бәхәсле фикерләрне белдерергә комачаулар дип борчылырга мөмкин, ләкин тәҗрибә моның алай түгел икәнен күрсәтә. Кешеләр төпле берәр нәрсә әйтеп, аларның фикере түбән бәяләнгәндә, алар аны кире уйламыйча, барыбер калдыралар. Ә менә юк-бар кыланмышларны, шаяруларны кешеләр бетерә, чөнки аларга әллә ни күп көч салынмаган.
Әлегә эксперимент уңышлы бара кебек. News.YC-та сөйләшү дәрәҗәсе мин күргән теләсә кайсы форумдагы кебек югары. Ләкин бездә көненә нибары якынча 8000 уникаль кулланучы бар әле. Reddit шундый кечкенә чагында андагы сөйләшүләр дә яхшы иде. Төп сынау эшне алга таба да шушы рәвештә саклап кала алуыбызда.
Мин моны булдыра алырбыз дип өметләнәм. Без бары тик техник хәйләләргә генә таянмыйбыз. News.YC-ның төп кулланучылары күбесенчә тролльләр басып алган башка сайтлардан качкан качаклар. Алар тролльләргә карата якынча Кубадан яки Көнчыгыш Европадан килгән качакларның диктатураларга мөнәсәбәте кебек хисләр кичерәләр. Шуңа күрә моның кабатланмавы өстендә эшләүче кешеләр бик күп.
Искәрмәләр
[1] Мин монда форум дип гомуми мәгънәдә фикер алышу урынын күздә тотам. Беренче интернет-форумнар веб-сайтлар түгел, ә Usenet яңалыклар төркемнәре иде.
[2] Мин монда гади теггинг (тамга салып йөрү) турында сөйлим. Кайбер граффитилар бик сокландыргыч (җитәрлек дәрәҗәдә яхшы эшләсәң, һәрнәрсә сәнгатькә әйләнә), ләкин уртача тег бары тик визуаль спам гына.