Эссе нинди булырга тиеш? Күпләр аның ышандырырлык булырга тиешлеген әйтер иде. Безнең күбебезгә эсселәр нәкъ шундый булырга тиеш дип өйрәттеләр. Ләкин, минемчә, без тагын да амбициялерәк максат куя алабыз: эссе файдалы булырга тиеш.
Барыннан да элек, бу аның дөрес булырга тиешлеген аңлата. Әмма дөрес булу гына җитми. Аңлатманы тонык һәм ачык булмаган итү аша дөрес кылу бик җиңел. Мәсәлән, бу академик язуның еш очрый торган җитешсезлеге. Әгәр сез нинди дә булса мәсьәлә турында бөтенләй бернәрсә белмисез икән, мәсьәлә бик катлаулы, күпсанлы факторларны исәпкә алырга кирәк, аңа артык гадиләштереп карау хата булыр иде һ.б. дип әйтеп, беркайчан да ялгышмассыз.
Шөбһәсез дөрес булсалар да, мондый раслаулар укучыга бернәрсә дә бирми. Файдалы язу ялганга әйләнмәслек дәрәҗәдә мөмкин кадәр көчле булган фикерләрне белдерә.
Мәсәлән, Пайкс-Пик «Колорадода кайдадыр» урнашкан дигәнгә караганда, ул «Колорадо үзәгенә якын» дип әйтү күбрәк файда китерә. Ләкин мин аны «Колорадоның нәкъ үзәгендә» дисәм, чиктән ашып киткән булам, чөнки ул үзәктән бераз көнчыгыштарак тора.
Төгәллек һәм дөреслек — капма-каршы көчләр кебек. Берсенә игътибар итмәсәң, икенчесен канәгатьләндерү бик җиңел. Тонык академик язуның кире ягы — демагогларның кыю, ләкин ялган риторикасы. Файдалы язу исә кыю, әмма дөрес.
Аның шулай ук башка ике сыйфаты бар: ул кешеләргә мөһим нәрсәне һәм аларның ким дигәндә кайберләре белмәгән нәрсәне сөйли.
Кешеләргә белмәгән нәрсәне сөйләү һәрвакыт аларны гаҗәпләндерү дигән сүз түгел. Кайвакыт бу аларга аң астында белгән, ләкин беркайчан да сүзләр белән әйтеп бирмәгән нәрсәне сөйләүне аңлата. Чсынында бу тагын да кыйммәтрәк карашлар булырга мөмкин, чөнки алар гадәттә төплерәк була.
Әйдәгез, барысын бергә җыйыйк. Файдалы язу кешеләргә алар белмәгән дөрес һәм мөһим нәрсәне белдерә, һәм моны мөмкин кадәр бер мәгънәле итеп җиткерә.
Игътибар итегез, боларның барысы да чагыштырмача күләмгә бәйле. Мәсәлән, нинди дә булса фикернең барысы өчен дә яңа булуын көтә алмыйсыз. Сезгә килгән һәр яңа ачыш, мөгаен, дөньяның 7 миллиард кешесенең ким дигәндә берсенә килгән булгандыр инде. Ләкин идея бик күп санлы укучылар өчен яңа булса, бу җитә.
Дөреслек, мөһимлек һәм көч өчен дә шул ук нәрсә дөрес.сынында бу дүрт компонент бергә тапкырлап файдалылык баллын чыгарырга мөмкин булган саннар кебек. Мин моның бераз уңайсыз дәрәҗәдә гадиләштерелгән булуын аңлыйм, әмма шулай да дөрес.
_____
Әйткән сүзләрегезнең дөрес, яңа һәм мөһим булуына ничек инанырга? Ышанасызмы-юкмы, моның өчен бер алым бар. Мин моңа дустым Роберт Морристан өйрәндем, ул бернинди ахмак сүз әйтмәскә җенси нәфрәт белән карый. Аның алымы — тыңларга лаек булуына тулысынча ышанмый торып бернәрсә дә әйтмәү. Бу аңардан нинди дә булса фикер алуны кыенлаштыра, ләкин сөйләгәндә, аның фикерләре гадәттә дөрес була.
Эссе язу теленә тәрҗемә иткәндә, бу начар җөмлә язсагыз, аны бастырмыйсыз дигәнне аңлата. Сез аны бетерәсез һәм яңадан тырышып карыйсыз. Еш кына сез дүрт-биш абзацтан торган бөтен тармакларны ташлыйсыз. Кайвакыт бөтен бер эссене.
Һәрбер уй-фикерегезнең яхшы булуын тәэмин итә алмыйсыз, ләкин начарларын бастырмыйча гына, бастырылган һәр фикерегезнең яхшы булуын тәэмин итә аласыз.
Фәндә моны «бастырудагы тайпылыш» (publication bias) дип атыйлар һәм начар нәрсә дип саныйлар. Тикшеренүләрегездәге берәр гипотеза төгәл нәтиҗә бирмәгәндә, сез бу хакта да кешеләргә сөйләргә тиеш буласыз. Әмма эссе язуда бастырудагы тайпылыш — иң дөрес юл.
Минем стратегиям — иркен башлап, кысып бетерү. Мин эссенең беренче караламасын бик тиз язам, төрле идеяләрне сынап карыйм. Аннары аны көннәр буе бик җентекләп яңадан язам.
Мин эсселәрне ничә тапкыр укып чыкканымны беркайчан да санарга тырышмадым, ләкин аларны бастырганчы 100 тапкыр укыган җөмләләрем барлыгына шигем юк. Эссене тикшергәндә, анда гадәттә уңайсыз рәвештә күзгәнә ябышкан урыннар була, кайвакыт алар тупас язылганга, кайвакыт аларның дөреслегенә шикләнгәнгә. Уңайсызлык башта үзен аң астында сиздерә, ләкин унынчы тапкыр укулардан соң мин ул урынга җиткән саен: «Аһ, тагын бу урын», — дип әйтәм. Алар яннарыннан узганда җиңегезгә ябышкан тигәнәкләр кебек булып китә. Гадәттә мин алар барысы да бетмичә — бөтен эссене бернәрсәгә эләкмичә шома укып чыга алганчы — бастырмыйм.
Яңадан формулировкалау ысулын тапмасам, кайвакыт уңышсыз күренгән җөмләне калдырырга мөмкинмен, ләкин дөрес булмаган булып күренгән җөмләне беркайчан да белә торып калдырмаячакмын. Сез моңа беркайчан да мәҗбүр түгелсез. Әгәр җөмлә дөрес түгел кебек тоелса, нигә алай булуын сорау җитә, һәм кирәкле алмаш гадәттә шунда ук сезнең башыгызда туа.
Нәкъ менә шушы яктан эссеистларның журналистлардан өстенлеге бар. Сезнең дедлайннарыгыз юк. Эссене камил итү өчен сез аның өстендә күпме кирәк, шулкадәр эшли аласыз. Әгәр дөрес чыгара алмыйсыз икән, аны бөтенләй бастырмаска да ярый. Хаталар чиксез ресурслары булган дошман каршында үзләренең батырлыгын югалта кебек. Яисә бу шулай тоела.сынында исә сезнең үзегезгә карата таләпләрегез башка. Сез балага: «Тәлинкәңдәге яшелчәләрне ашап бетергәнче, монда төн буе утыра алабыз», — диюче ата-ана кебек. Бары тик бала ролендә дә сез үзегез.
Мин бернинди дә хата үтеп керми дип әйтмим. Мәсәлән, «Уй-фикердәге тайпылышны ачыклау юлы» эссемдә мин укучылар аны калдырып китүемне күрсәткәч кенә (c) шартын өстәдем. Ләкин гамәлдә сез аларның барысын да диярлек тота аласыз.
Мөһимлеккә ирешү өчен дә бер алым бар. Бу яшь стартап нигезләүчеләргә фикер табар өчен тәкъдим иткән ысулыма охшаш: үзегез теләгән нәрсәне ясарга. Сез үзегезне укучының урынына куя аласыз. Укучы сездән бөтенләй башка түгел, шуңа күрә сезгә мөһим күренгән темалар турында язсагыз, алар бик күп укучылар өчен дә мөһим тоелыр, мөгаен.
Мөһимлекнең ике факторы бар. Бу — әлеге нәрсәнең ничә кеше өчен мөһим булуы һәм аларга күпме дәрәҗәдә кагылуының тапкырчыгышы. Димәк, билгеле, ул турыпочмаклык түгел, ә Риман суммасы кебек ертык тарак сыман нәрсә.
Яңалыкка ирешү юлы — күп уйланган темалар турында язу. Шулвакыт сез бу өлкәдә дә үзегезне укучының урынына куя аласыз. Бу тема турында күп уйлаган кеше буларак сезне гаҗәпләндергән һәр нәрсә, мөгаен, шактый укучыларны да гаҗәпләндерер. Һәм монда да, дөреслек һәм мөһимлек белән булган кебек, моның шулай булачагына инану өчен Моррис техникасын куллана аласыз. Әгәр эссе язудан үзегезгә яңа бернәрсә дә ачмасагыз, аны бастырмагыз.
Яңалыкны бәяләү өчен тыйнаклык кирәк, чөнки идеянең яңа булуын тану — элек үзегезнең бу турыда белмәвегезне тануны аңлата. Ышаныч һәм тыйнаклык еш кына капма-каршы сыйфатлар буларак карала, ләкин бу очракта, башка күп кенә очракларда кебек, үзеңә ышану тыйнак булырга ярдәм итә. Әгәр үзегезнең кайсыдыр өлкәдә белгеч икәнегезне белсәгез, үзегез белмәгән яңа нәрсәне белгәч, моны иркен таный аласыз, чөнки башка кешеләрнең күбесе дә моны белмәвенә ышана аласыз.
Файдалы язуның дүртенче компоненты — көч — ике нәрсәдән килә: яхшы фикерләүдән һәм шартлы искәрмәләрне (квалификацияне) оста кулланудан. Бу ике нәрсә механик тапшырулар тартмасы булган машинадагы газ һәм муфта педальләре кебек бер-берсен тигезли. Идеяне чагылдыруны шомарткан саен, искәрмәләрне дә шуңа яраклаштырасыз. Үзегез тулысынча ышанган нәрсәне бернинди искәрмәсез, ачык итеп әйтә аласыз, мин файдалы язуның дүрт компоненты белән эшләгән кебек. Ә шикле күренгән фикерләрне «бәлки» дигән сүзләр белән чамалап тотарга кирәк.
Идеяне камилләштергән саен, сез азрак шартлы искәрмәләр ягына омтыласыз. Ләкин моны нульгә кадәр җиткерү бик сирәк мөмкин була. Кайвакыт сез моны теләмисез дә, әгәр бу өстәмә фикер булса һәм тулысынча эшкәртелгән юрама артык озын булып чыкса.
Кайберәүләр шартлы сүзләр язуны көчсезләндерә дип саный. Мәсәлән, эсседагы җөмләне беркайчан да «минемчә» дип башламаска кирәк диләр, чөнки аны әйтәсез икән, сез инде шулай уйлыйсыз дигән сүз. Һәм «минемчә x» дигән сүз гади «x»ка караганда көчсезрәк раслау икәне дөрес. Ләкин нәкъ менә шуңа күрә сезгә «минемчә» кирәк тә. Ул сезгә үз ышанычыгыз дәрәҗәсен белдерү өчен кирәк.
Ләкин шартлы искәрмәләр — гади скаляр зурлыклар түгел. Алар бары тик эксперимент хатасы гына түгел. Алар белдерә ала торган якынча 50 төрле төсмер бар: нәрсәнең никадәр киң кулланылуы, аны кайдан белүегез, моның шулай булуына никадәр шат булуыгыз, хәтта аны ничек кире кагып булуы. Мин монда квалификация структурасын тикшерергә җыенмыйм. Ул, мөгаен, файдалы язуның бөтен темасына караганда да катлаулырактыр. Моның урынына мин сезгә бары тик бер практик киңәш бирермен: искәрмәләрнең ролен киметмәгез. Бу ялган сөйләмәс өчен түләргә тиешле ниндидер салым гына түгел, ә үзеннән-үзе мөһим осталык. Шуңа күрә аның бөтен диапазонын өйрәнегез һәм кулланыгыз. Бу яхшы идеяләргә ия булуның яртысы булмаса да, аларның бер өлеше булып тора.
Эсселәрдә мин омтылган тагын бер сыйфат бар: фикерләрне мөмкин кадәр гади әйтү. Ләкин мин моны файдалылыкның бер компоненты дип санамыйм. Бу күбрәк укучыны хөрмәт итү мәсьәләсе. Һәм бу фикерләрне төгәл җиткерүдә практик ярдәмче; гади телдә белдерелгәндә хата күбрәк күзгә ташлана. Ләкин шуны да таныйм: гади язуымның төп сәбәбе укучы хакына яки дөреслеккә ирешергә ярдәм иткәнгә түгел, ә кирәгеннән артык яки затлырак сүзләр куллану мине уңайсызландырганга. Бу нәфис булмаган, бик озын программа коды кебек тоела.
Чәчәкле, катлаулы телнең кайберәүләр өчен нәтиҗәле булуын аңлыйм. Ләкин сез аларның берсе булуыгызга тулысынча ышанмасагыз, иң яхшы киңәш — мөмкин кадәр гади язу.
_____
Мин сезгә биргән формула — мөһимлек + яңалык + дөреслек + көч — яхшы эссенең рецепты дип ышанам. Ләкин сезгә кисәтеп куярга тиешмен: бу шулай ук кешеләрне ачуландыру рецепты да.
Проблеманың тамыры — яңалыкта. Сез кешеләргә алар белмәгән нәрсәне сөйләгәндә, алар моның өчен сезгә һәрвакыт рәхмәт әйтми. Кайвакыт кешеләрнең берәр нәрсәне белмәвенең сәбәбе — аларның аны белергә теләмәвендә. Гадәттә бу аларның ниндидер кадерле инануларына каршы килгәнгә күрә. Һәм чыннан да, яңа идеяләр эзлисез икән, киң таралган, ләкин ялгыш инанулар — аларны табу өчен яхшы урын. Һәр киң таралган хаталы ышану үз тирәсендә аңа каршы килгәнлектән чагыштырмача тикшерелмәгән фикерләрнең үле зонасын барлыкка китерә.
Көч компоненты хәлне тагын да начарайта гына. Әгәр кешеләрне үзләре кадерләгән карашларның кире кагылуыннан да ныграк ярсыта торган нәрсә булса, ул — аларның турыдан-туры, кискен кире кагылуы.
Өстәвенә, сез Моррис техникасын кулланган булсагыз, язуыгыз бик нык үз-үзенә ышанучан күренер. Сезнең белән килешмәүчеләргә хәтта рәнҗетерлек дәрәҗәдә ышанучан тоелырга мөмкин. Сезнең ышанучан күренүегезнең сәбәбе — сез чыннан да ышанасыз: сез хәйләләдегез, бары тик үзегез төгәл белгән нәрсәләрне генә бастырдыгыз. Сезнең белән бәхәсләшергә теләүчеләргә сез үзегезнең ялгышуыгызны беркайчан да танымыйсыз кебек күренер.сынында сез һәрвакыт хаталарыгызны таныйсыз. Бары тик моны бастырганнан соң түгел, ә бастырганчы эшлисез.
Әгәр язу стилегез мөмкин кадәр гади булса, бу хәлне тагын да катлауландыра. Кыскалык — боерык теле. Әгәр сез үзеннән югарырак булган кешегә ягымсыз хәбәр җиткерүчене күзәтсәгез, бәрелешне йомшарту өчен аның күп сүзләр куллануын күрерсез. Ә кыска һәм кискен сөйләшү — кемгәдер карата тупас булу диярлек.
Кайвакыт фикерләрне махсус рәвештә үзегез күз уңында тотканнан көчсезрәк формулировкалау файда китерергә мөмкин. Үзегез тулысынча ышанган нәрсәнең алдына «бәлки» дип кую. Ләкин сез авторларның моны эшләгәндә, гадәттә, күз кысып эшләвен күрерсез.
Мин моны артык күп эшләргә яратмыйм. Бөтен эссе дәвамында ироник тон кабул итү — арзанлы ысул. Минемчә, без нәфислек белән кискенлекнең бер үк нәрсәнең ике исеме булуы факты белән күзгә-күз очрашырга тиешбез.
Әгәр эссенең дөреслеген тәэмин итү өчен җитәрлек тырышсагыз, ул һөҗүмнәргә бирешмәс дип уйларга мөмкинсез. Бу ниндидер мәгънәдә дөрес. Ул нигезле һөҗүмнәргә каршы җиңелмәс булачак. Ләкин гамәлдә бу бик аз юаныч бирә.
Чынлыкта, файдалы язуның көч компоненты сезне бозып аңлатуга аеруча йомшак итәчәк. Әгәр сез фикерне ялганга әйләндермичә мөмкин кадәр көчле итеп белдергәнсез икән, кемгә булса да сезнең әйткәнне бераз арттыру җитә, һәм ул инде ялганга әйләнә.
Күп вакытта алар моны махсус та эшләми. Әгәр эссе яза башласагыз, сез ачачак иң гаҗәп нәрсәләрнең берсе — сезнең белән килешмәүче кешеләрнең сез чыннан да язган нәрсә белән бик сирәк ризалашмавы булыр. Аның урынына алар сез әйтмәгән нәрсәне уйлап чыгаралар һәм шуның белән килешмиләр.
Нинди файдасы булса да, моңа каршы чара — шулай эшләгән кешедән ялган дип саналган конкрет җөмләне яки өзекне китерергә һәм ни өчен икәнен аңлатырга сорау. Мин «нинди файдасы булса да» дип әйтәм, чөнки алар моны беркайчан да эшләми. Шуңа күрә бу ватылган бәхәсне үз эзенә кайтарыр кебек тоелса да, дөресе шул: ул бәхәс башыннан ук үз эзендә булмаган.
Ихтимал булган ялгыш аңлауларны алдан ук кисәтергә кирәкме? Әйе, әгәр алар акыллы һәм яхшы ниятле кеше ясый алырлык ялгыш аңлаулар булса.сынында, идеяне берьюлы камил белдерергә тырышканчы, башта бераз ялгыштыра торган фикер әйтеп, аннары төзәтмә өстәү яхшырак та булырга мөмкин. Бу нәтиҗәлерәк булырга мөмкин һәм мондый фикернең ничек табылу юлын да күрсәтә ала.
Ләкин мин эссенең төп өлешендә белә торып бозып аңлатуларны алдан ук кисәтергә кирәк дип уйламыйм. Эссе — намуслы укучылар белән очрашу урыны. Намуссыз укучылардан саклану өчен тәрәзәләргә рәшәткә куеп, үз йортыгызны ямьсезләргә теләмисездер. Аңлы рәвештә бозып аңлатулардан саклану урыны — ахырдагы искәрмәләрдә. Ләкин аларның барысын да алдан күрә алам дип уйламагыз. Кешеләр үзләре ишетергә теләмәгән нәрсәне әйткәндә сезнең сүзләрегезне бозып күрсәтүдә никадәр оста булса, эшләргә теләгән, ләкин эшләргә ярамаган нәрсәләрне аклауда да нәкъ шулай ук оста. Минемчә, бу бер үк осталык.
_____
Башка күп нәрсәләр белән булган кебек, эссе язуда остаруның юлы — практика. Ләкин ничек башларга? Хәзер, файдалы язуның төзелешен өйрәнгәч, без бу сорауны төгәлрәк куя алабыз. Башта кайсы чикләүне җиңеләйтергә? Җавап — мөһимлекнең беренче компоненты: сезнең язган нәрсәгә битараф булмаган кешеләр саны.
Әгәр теманы җитәрлек дәрәҗәдә тарайтсагыз, үзегез белгеч булган нәрсәне таба аласыз, мөгаен. Башлау өчен шул хакта языгыз. Әгәр моның белән кызыксынган бары ун гына укучыгыз булса да, бу бик әйбәт. Сез аларга ярдәм итәсез, һәм сез язасыз. Соңрак үзегез язган темаларның киңлеген арттыра аласыз.
Сез йомшарта ала торган икенче чикләү бераз гаҗәпләндерерлек: бастыру. Эссе язу — аларны һичшиксез бастыру дигән сүз түгел. Һәр уйны бастырып чыгару модада булган хәзерге вакытта бу сәер күренергә мөмкин, ләкин минем очракта бу нәтиҗә бирде. Мин якынча 15 ел дәвамында дәфтәрләргә эссе дәрәҗәсендәге язмалар яздым. Мин аларның берсен дә бастырмадым һәм бастырырга да җыенмадым. Мин аларны дөньяны аңлау ысулы буларак яздым. Ләкин Интернет барлыкка килгәч, минем артымда инде зур тәҗрибә бар иде.
Стив Возняк та нәкъ шулай эшләде. Урта мәктәптә ул кәеф өчен кәгазьдә компьютерлар проектлады. Ул аларны җыя алмады, чөнки детальләргә акчасы җитмәде. Ләкин 1975 елда Intel 4K DRAM микросхемаларын чыгаргач, ул әзер иде.
_____
Ләкин язасы күпме эссе калды соң әле? Бу сорауга җавап — эссе язу турында белгән иң дулкынландыргыч нәрсәдер. Аларның барысы да диярлек әле язылмаган.
Эссе — борынгы жанр булса да, аны беркайчан да җентекләп һәм системалы рәвештә үстермәделәр. Басма чорында нәшер итү кыйммәт иде, һәм шулкадәр күп бастырырлык дәрәҗәдә эсселәргә ихтыяҗ юк иде. Сез инде романнар кебек башка әйберләр язып билгеле булсагыз гына эсселәр бастыра ала идегез. Яки үз идеяләрегезне белдерү өчен китап бәяләмәләрен куллана ала идегез. Ләкин турыдан-туры эссеист булу юлы юк иде. Димәк, бик аз эссе язылган, ә язылганнары да чикле темалар даирәсенә кагылган.
Хәзер, интернет аркасында, мондый юл бар. Теләсә кем интернетта эссе бастыра ала. Бәлки, сез билгесезлектән башларсыз, ләкин ким дигәндә башлый аласыз. Сезгә беркемнең дә рөхсәте кирәк түгел.
Кайвакыт белемнең ниндидер өлкәсе еллар буе тыныч кына ята, ә аннары ниндидер үзгәреш аны шартлата. Криптография саннар теориясе белән нәкъ шулай эшләде. Интернет моны эссе белән эшли.
Иң дулкынландыргыч нәрсә — язасы нәрсәләрнең күп калуы гына түгел, ә ачасы нәрсәләрнең бик күп булуында. Нәкъ менә эссе язу аша гына иң яхшы ачыла торган идеяләр төре бар. Әгәр эсселәрнең күбесе әле язылмаган икән, димәк, мондый идеяләрнең күбесе дә әле ачылмаган.
Искәрмәләр
[1] Балконнарга тоткычлар куегыз, ләкин тәрәзәләргә рәшәткә куймагыз.
[2] Хәтта хәзер дә мин кайвакыт бастыру өчен билгеләнмәгән эсселәр язам. Мин Y Combinator-ның алга таба нишләргә тиешлеген аңлар өчен берничәсен яздым, һәм алар чыннан да бик файдалы булды.
Бу язманың караламаларын укыганнары өчен Тревор Блэквеллга, Даниэль Гаклга, Джессика Ливингстонга һәм Роберт Морриска рәхмәтемне белдерәм.